Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт туган якны өйрәнү музее фонды баеды

Экспонатларны музейга әлмәтлеләр бүләк иткән.

Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда видеоконференция форматында эксперт  комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия эш нәтиҗәләре буенча музей фондлары составына Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләрдән бүләк ителгән 106 әйбер кертү турында карар кабул ителде.


Музейда әйберләрнең физик сакланышын тәэмин итә торган шартлар тудыру, аларны өйрәнү буенча зур эш алып барыла.


"Музей фондларын туплауда катнашучыларга рәхмәт белдерәбез! Сезнең ярдәмегез безнең өчен бик мөһим һәм сез бүләк иткән һәрбер әйбер киләчәк буын өчен сакланачак! Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләрдән яңа экспонатлар көтәбез!", - ди музей хезмәткәрләре.

 

Фото: Әлмәт туган якны өйрәнү музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса