Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт музыка көллиятендә чыгарылыш кичәсе узды

Әлмәт музыка көллиятенең 55 нче чыгарылыш кичәсе булды.

Быел уку йортын 48 кеше тәмамлады.

Безнең музыка көллияте-ул шәһәр һәм районның гына түгел, Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы талантлар чыганагы. Эшләгән дәвердә көллият ике меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган. Алар арасында республиканың атказанган мәдәният хезмәткәрләре, Татарстанның халык һәм атказанган артистлары, тормышларын музыка белән бәйләгән профессионаллар бар дип горурланып әйтә алабыз.

«Бүген сез бик мөһим вакыйга кичерәсез. Чын, олы  тормышка аяк басасыз. Безнең музыка көллияте-шәһәр горурлыгы. Чын күңелдән чыгарылыш белән котлыйм. Сез көллияттә иң лаеклы белем алгансыз дип ышанам. Без сезне күп тапкрылар шәһәребез сәхнәләрендә күрдек. Күрәбез һәм аңлыйбыз, бу-чын профессионаллар. Һөнәри белем алуларын дәвам итүчеләргә, үз һөнәрләрендә иң югары белемгә ирешүегезне телим. Башка өлкәләргә баручылар сезнең музыкаль белемегез тормышта һичшиксез кирәк булыр, дип ышанам. Сез гаять талантлы!», - дип котлады  көллиятнең яшь талантларын район башлыгы Тимур Нагуманов.

Көллиятне иң актив тәмамлаучыларны Тимур Дмитриевич Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләде. Азалия Зарипова һәм Тимур Мусин район башлыгы кулыннан үзләренең лаеклы бүләкләрен алдылар.

«Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Мамин балаларга ихлас теләкләрен җиткерде.

Чыгарылыш кичәсендә җанлы музыка, искиткеч вокал номерлары яңгырады. 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса