Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Язгы тамчыларда - кызлар җыры

...

Клара Булатова

***

Яз айлары җиргә тагын килер,

Гөрләвекләр тагын йөгерер.

Йөгергәндәй язгы гөрләвекләр,

Ник ашыга икән бу гомер?

 

Элеккечә әле мартның башы,

Хәзергечә - инде уртасы.

Бу язларны гомер уртасында

Үткәрмичә ничек тотасы?..

 

Март уртасы алдар чак икән лә,

Җил җилдереп алдан чап икән.

«Язлар алда» диеп алдансаң да,

Гомерең көзе килү хак икән.

 

Язлар җыры тирә-ягым тулы.

Гөрләвекләр агар тагын да.

Ил алдында йөзем ак булырмы

Көзге уңыш җыйган чагымда?

 

Зинаида Захарова

Язлар килә

 

Язлар исе борыннарга керә,

Бөтен барлыгымны уята.

Иртәләрдә исереп йөри, ахры,

Офыкларда сихри таң ата.

 

Серле итеп елмаеп килә ул,

Килми язлар эзсез китәргә.

Күңел сизә, тоя аның тынын,

Яз киләчәк, дуслар, иртәгә.

 

Килсен генә, каршы алам аны.

Шатлык эчкә сыймый, күрәмсез!

Өмет белән керәм язларыма,

Шайтан гына, диләр, өметсез.

 

Нәфисә Сабирҗанова

Яучы тамчылар

Җиһанга яз аваз сала

Тамчы тавышларында.

Күңелемә берәү керде,

Тик без танышлар гына.

 

Тамчылар җыр көйли-көйли

Яз әмерен үтиләр,

Таныш исемне кабатлап

Юри мине үртиләр.

 

Дустым бәлки гашыйк булыр,

Бәлки башканы табыр.

Язгы тамчы җыры гына

Күңел түрендә калыр.

 

Әй, тамчылар, тамчылар,

Сез соң әллә яучылар?..

Һаман шуны димлисез,

Тиң түгел ул димисез.

 

Людмила Аланлы

Язлар

 

Язлар... Язлар...

Алып килә назлар,

Сихри нурлар сибә дөньяга.

Шатлык булып,

Илһам булып килә,

Бу җанымнан шигъри моң ага.

 

Язлар... Язлар...

Йөрәк җилкенүдән

Хисләр сыймый күңел ярына!

Язлар - ташкын!

Аның кочагында

Барам тәүге сөю ягына...

 

Язлар... Язлар...

Саф мәхәббәт килер,

Җанга шатлык нуры таратыр.

Сөю-назга,

Бәхетләргә төргән

Бу язларны һәркем яратыр.

 

Минзифа Хөснетдинова

Шиңмәс гөлләр

 

Минемчә, ул иң зур шатлык -

Хатын-кызлар бәйрәме.

Чөнки алар үзләре дә

Матур чәчәк бәйләме.

 

Күзләреннән нур сибелә,

Якты кояш йөзләре.

Таш бәгырьне дә эретә

Йомшак әйткән сүзләре.

 

Өйнең яме, ризык тәме,

Чисталыгы, сафлыгы,

Яшәүгә өмет уята

Күңеленең аклыгы.

 

Алар горур да булалар,

Сабырлык та җитәрлек.

Үзләрендә көч табалар

Тормыш юлын үтәрлек.

 

Хатын-кыз - яшәү дәвамы,

Шиңми торган гөл кебек.

Алар исән-имин булса,

Җирдә яшәр кешелек.

 

Гүзәлия Галләмова

Язгы ашкыну

 

Күңелләр яшәреп китә,

Язлар ишек какканда.

Йөрәк тә дәртләнеп тибә,

Гөрләвекләр акканда.

 

Күзләр очкынланып яна,

Кояш нурын сипкәндә.

Уйларым яшьлеккә илтә,

Язгы җилләр искәндә.

 

Иңнәремдә канат тоям,

Кошлар очып кайтканда.

Хыяллар чынга ашар күк,

Сызылып таңнар атканда.

 

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса