Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Дуслык күпере салучылар

27 октябрь көнне «Татмедиа» АҖ милли «Китап» радиосының Казан-Уфа-Казан маршруты буенча «Мин матурлык эзләп йөрим...» дип исемләнгән автойөрештә катнашучылары Әлмәттә чыгыш ясады.

Алар өч көн дәвамында әдәби-музыкаль урам чыгышлары оештырып, Татарстан һәм Башкортстанның 18 районы буенча йөрделәр.

Соңгы нокта – нефтьчеләр башкаласы. Чараның максаты – татар әдәбиятын, традицион музыка сәнгатен популярлаштыру, Татарстан һәм Башкортстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм «Китап» радиосын күрше төбәкләрдә таныту.

Әлмәт татар җәмә-гатьчелеге белән очрашу шәһәрнең үзәге, милләтебезнең Мәккәсе булган татар дәүләт драма театры каршында узды. Кунакларны артистлар күңелле тамаша белән каршы алды. «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова танылган татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыды. «MINGAZOV» кавер төркеме солисты Ильяс Минһаҗев һәр татарга балачактан таныш булган җырлар башкарды.

Өч көн эчендә марафонда катнашучылар Татарстанның Мамадыш, Минзәлә, Актаныш районнарында, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә, Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә, Үрге Яркәй авылында, Чакмагыш районында, Уфа һәм Туймазыда булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса