Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә бу атна яллары төрле вакыйгаларга бай булачак

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов инстаграмда үзенең аккаунтында әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын бик күңелле яллар көтә, дип хәбәр итте.

Шимбә көнне мәктәп укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук оешма һәм предприятиеләр коллективлары өчен 3, 10 һәм 21 километрга берничә йөгерү ярышы узачак. Шулай ук бу көнне инде традиционга әйләнгән музыкаль ярыммарафон да узачак.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева турыдан-туры эфир вакытында музыкаль ярдәм вәкилләре арасында да иң активлар өчен конкурс узачагын, ә җиңүчеләр призлар алачагын әйтте. Ул быел «TIMERKIDS» йөгерешендә 8 яшьтән алып укучылар катнаша алачак, дип искәртте. Стартка үтү өчен медицина белешмәсе һәм катнашучының ал беләзеген күрсәтергә кирәк булачак. Шулай ук балалар әти-әниләре белән бу көнне «Бәхетле Әлмәт» штабыннан килгән волонтерларга мөрәҗәгать итә һәм файдаланылган батарейкаларны һәм пластик капкачларны тапшыра алалар. Аларга алмашка икенче беләзек бүләк итәчәкләр, ә аларның икесе дә брендланган бүләкләргә: папка, рюкзак яки пеналга алмаштырылачак.


Дистанцияләрдә үз көчләрен сынап карарга теләгән өлкәннәр сайтта теркәлә ала.

Якшәмбе көнне 12.00 - 21.00 сәгатьләрдә кадәр «Нефтьче» мәдәният йорты янында халык күңел ачулары узачак. Әлмәтлеләрне бушлай мастер-класслар, зур  курчаклары булган балалар өчен күңел ачу программасы һәм һөнәрчеләр палаткалары көтә. Моннан тыш, бәйрәм татар һәм Россия эстрадасы башкаручылары концерты белән дә үрелеп барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса