Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры артисты халыкара сәнгать конкурсында җиңү яулады

Театр артисты Римма Заһидуллина ике җыр башкарды.

Әлмәт театры актрисасы Римма Заһидуллина "THE FIRST SWALLOWS" халыкара сәнгать конкурсы - Мәскәү шәһәре федераль проектының 1 нче дәрәҗә лауреаты булды. Бәйгенең жюри составына мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләре, РФнең халык һәм атказанган артистлары, танылган музыкантлар, рәссамнар, язучылар, режиссерлар, шоу-бизнес вәкилләре керә.


Римма Заһидуллина ике җыр башкарды: Ян Сибелиусның "Девушка пришла домой с прогулки", Р. Яхинның "Күңелемдә яз" җырларын. Халыкара премияне оештыру комитеты яшь буын турында кайгыртуы, талантларга ярдәм итүе өчен Әлмәт театры директоры Исмәгыйлева Фәридә Бәгыйс кызына Рәхмәт хаты тапшырды. Римма, ихлас котлыйбыз!

Реклама

 

Фото: Әлмәт театры матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса