Әлмәттә ачык һавада беренче бөтенроссия анимация фестивале узачак
Шәһәрдә 9 июльдән 11 июльгә кадәр «СОЮЗМУЛЬТФИЛЬМ» популяр музыкаль мультфильмнарыннан җырлар белән тулыландырылган күргәзмә эшләячәк.
Фестиваль кунаклары яраткан мультфильмнар атмосферасына чумып, геройлар белән бергә яраткан җырларын, өстәмә чынбарлык эффектларын файдаланып, җырлый алачаклар.
⠀
Чарада Россиянең авторлык анимациясе, тулы метражлы мультфильмнар, комикслар, web-анимация һәм милли татар мультфильмнары күрсәтеләчәк.
⠀
Анимациянең төрле форматлары һәм төрләре белән танышу: stop-motion классик форматларыннан һәм пластилин анимациясеннән алып WEB-анимация форматына кадәр мөмкин булачак.
⠀
Сценарийлар язу, мульт-геройлар булдыру һәм аларны үз тавышлары белән яңгырату буенча мастер-класслар узачак.
⠀
Берничә иҗади, креатив һәм тематик зона эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа