Балалар өчен үзенчәлекле чараны музей хезмәткәрләре оештырган.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Х.Ахметшин исемендәге Елховой авылы тарихы музеенда балалар Мәрьям әби белән Тухватулла бабайда кунакта булганнар.
Балалар бергәләп татар халык уеннары уйнаганнар. Ә соңыннан тәмле коймак белән чәй эчкәннәр.