Әлмәтлеләр республика фестивалендә җиңү яулады
1 июньдә «Казан Кремле» тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә традицион «UenFest» республика фестивале булып узды.
"UenFest" - халык мәдәнияте ярдәмендә балаларны турыдан-туры аралашуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән масштаблы проект. Чара кысаларында финалистларны бүләкләү тантанасы да узды. Җиңүчеләр арасында-Бишмунча мәдәният йортының «Әпипә» балалар фольклор төркеме (җитәкчесе Лилия Купаева) бар.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа