Әлмәт районы китапханәсендә укучылар өчен ачык ишекләр көне узган
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районы китапханәсендә укучылар өчен ачык ишекләр көне узган

Кунаклар өчен китапханә буенча экскурсия оештырылган.⠀

Районның Мәмәт авыл китапханәсендә ачык ишекләр көне үткәрелгән. ⠀

Килүчеләр укучылар иҗаты белән танышканнар.


Алар игътибарына авылда яшәүчеләр ясаган рәсемнәр һәм иллюстрацияләр тәкъдим ителгән.⠀


Моннан тыш, укучылар элеккеге мультфильмнар турында сорауларга җавап биргәннәр.


Җылы очрашу ахырында һәр укучы яраткан китабы белән фотога төшкән.

 

Фото: скриншот инстаграм⠀