Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Помидор тизрәк кызарсын өчен нишләргә

Моның өчен помидорларны дөрес тукландырырга кирәк.

Тукландыру
Иң беренче чиратта помидорның тиз үсүенә һәм өлгерүенә юнәлдерелгән табигый тукландыру чараларын кулланырга мөмкин. Бу тирес, торф, суперфосфат һәм көл. Белгечләр аларны ничек дөрес кулланырга икәнен аңлаттылар:

тирес составында туклыклы матдәләр, шул исәптән фосфор һәм калий бар. Әгәр дә өлгергән вакытта помидорны тукландырсаң, куакларда яңа чәчәкләр барлыкка киләчәк, ә инде формалашкан яшелчәләр тиз кызарачак;
торф шулай ук яшелчәләрнең тиз өлгерүенә ярдәм итә. Һәрбер помидор үсентесе төбенә  бер стакан ашлама өстәргә кирәк, аннары күп су белән сугарырга;

тукландыру өчен бер стакан көл һәм бер аш кашыгы суперфосфатны биш литр суда эретергә кирәк. Сыеклыкны яхшылап болгатырга һәм аннары су сибү өчен кулланырга кирәк, бер стакан бер төпкә.

Помидорның тигез өлгерүе өчен куакларны вакытында артык яфраклардан һәм үсентеләрдән арындыру мөһим. Шул ук вакытта шуны аңларга кирәк: бер куакта өчтән артык ботакны бетерү авыруларга һәм тигез булмаган өлгерүгә китерергә мөмкин.

Сугару
Тәҗрибәле бакчачылар туфракны ике көнгә бер тапкыр дымландырырга киңәш итә. Ешрак сугарсаң, яшелчәләр әкрен генә өлгерә генә түгел, ярыла һәм чери башлый.

Корткыч
Корткычларны да онытмаска кирәк. Колорадо кортлары помидор яфраклары белән туклана. Помидорны җентекләп тикшерергә, алардан бөҗәкләр һәм личинкалар җыярга кирәк. Югыйсә, яшелчәләр корырга мөмкин һәм уңыш булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса