Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бәйрәм табынында нәрсә булмаска тиеш?

Яңа ел табынында ит, балык никадәр күбрәк булса, шуның кадәр яхшырак.

Төп ризык итеп, ит (куян һәм тавыктан тыш) яки балык ашау яхшырак. Аждаһа елында бәйрәм өстәленә  балык бик яхшы туры килә. Мондый ризык, Кытай традициясе буенча, узып баручы елның яхшы ахырын һәм Яңа елның уңышлы башлануын символлаштыра.

Яңа елга әзерләнгән үрдәк тынычлыкны гәүдәләндерсә, ә күркә мөнәсәбәтләрдәге проблемаларны туктатырга ярдәм итәчәк.

Тәмле ризыклар һәм ашамлыклар турында онытырга ярамый. Сарымсак, имбир һәм  кызыл борыч тәмлелек өстәячәк.

Өстәлдә  яшелчәләр  һәм җиләк-җимешләр булырга тиеш. Мандариннар турында онытырга ярамый, алар иминлекне символлаштыра, ә цитрусларның төсе алтынга охшашлыгы аркасында байлыкны аңлата.

Ә менә табынга тавык, куян ите, суган, киви, ысланган колбаса, консервлар, гөмбә куюны аҗдаһа яратмас. Тозсыз ризыклар куймаска тырышыгыз, чөнки аҗдаһа елында табында борычлы ризыклар күп булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса