Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сабын савыт-сабаны чистартырга булыша

СССРдан лайфхак.

Еш кына иске табалар һәм кәстрүлләр йөрәккә шулкадәр кадерле булалар ки, аларны ташларга һәм яңаларына алыштырырга кул күтәрелми. Сезне шатландырырга ашыгабыз: бернәрсәне дә ташларга кирәкми, яраткан савыт — сабаны чистартып, алга таба да кулланырга мөмкин.

Еллар дәвамында тикшерелгән СССРдан лайфхак ярдәмгә килә. Гади хуҗалык сабыны кирәк булачак.

1. Сабынны кыргычта кырабыз. Сабын күләме пычрану дәрәҗәсенә бәйле: әгәр пычрану көчле булса, бер сабынны кырып бетерергә мөмкин.

2. Сабын өстенә кайнап торган су салабыз да, кайнарга утыртабыз.

3. 15-20 минут кайнаткач, пычрак мәйданны металл савыт-саба щеткасы яки губканың каты ягы белән чистартабыз. Агып торган су белән юып, киптерәбез һәм искиткеч нәтиҗәне күрәбез.

Әгәр дә сез антипригар өслекле савыт-сабаны чистартырга тиеш булсагыз, өслекне каты губка белән сөртмәгез. Бу очракта суны кайнатмыйча җылытыгыз  һәм суынганчы 2-3 сәгатькә калдырыгыз. Аннары губканың йомшак ягы белән  юыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса