Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Пешкән ризыкны сакламагыз

Кайбер ашларны без өч, хәтта биш тапкыр җылытабыз. Болай эшләү организм өчен коточкыч зыянлы, ди галимнәр.

Бәрәңгене җылыттыңмы, кискен агулану көт. Пешкән бәрәңгене суыткычта саклау һәм салкын килеш ашау файдалырак икән. Ә кыздырылган бәрәңгене бер тапкыр гына әзерләргә кирәк.

Бәрәңгене озак сакласаң, анда ботулизм китереп чыгаручы бактерияләр үсеш ала. Болар организмны агуларга, хәтта нерв системасын зарарларга мөмкин. Кабат җылытканда бәрәңге составына керүче крахмал таркала, файдалы матдәләр, тәм, ис, структура һәм азыкның кыйммәте бөтенләй юкка чыга.

Тавык итен дә бер утырып ашарлык итеп кенә әзерләү яхшырак. Әгәр бөтен бер тавыкны әзерләгәнсез икән, икенче тапкыр аны салкын килеш ашау файдалырак.

 

 

Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса