Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Салкын тигәндә эчү өчен бик файдалы морс ясау ысулы

Авырган вакытта әлеге морсны көнгә берничә тапкыр эчәргә кирәк.

Бер стакан мүк җиләген юып, яхшылап изәргә (кашык белән дә, блендер да кулланырга мөмкин).

Килеп чыккан массага  1,5 литр җылы су кушарга  кирәк. Бераз шикәр комы яки бал өстәргә мөмкин. Шуны да истән чыгармагыз: С витамины кайнаткан вакытта югала, аңардан морс ясарга уйласагыз, җиләкне пешермәгез.

Мүк җиләге салкын тию белән беррәттән башка авыруларны да дәвалый.

Мүк җиләге сидек куа. Әлеге җиләк йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан җәфаланучылар өчен дә файдалы, чөнки ул кандагы начар холестеринның күләмен киметә, гипертония белән көрәшә. Кан басымы аның сидек кудыру үзлегенә ия булуы аркасында төшә. Составындагы матдәләр бактерияләр үрчү процессын туктата. Циститтан да файдалы.

Мүк җиләге сыеклык, тоз һәм токсиннарны организмнан чыгара, матдәләр алмашы процессын тизләтә.

Организмдагы ялкынсынуларны бетерә, зарарлы бактерияләргә каршы көрәшә. Әлеге җиләк йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан җәфаланучылар өчен дә файдалы, чөнки ул кандагы начар холестеринның күләмен киметә, гипертония белән көрәшә.

Шулай итеп, сазлык винограды (элек аны шулай дип атаганнар) салкын тию белән генә түгел, пародонтоз һәм бөер авырулары белән дә эффектив көрәшә.

Составында бензой кислотасы бар. Ә ул кан оюны көйләүдә катнаша.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса