15 минут эчендә әзер була торган печенье рецепты
Тәмле, авызда эри торган булып пешә.
Кирәк:
Йомырка - 1
Сыек май - 120 грамм
Шикәр комы - 100 грамм
Разрыхлитель - 1 чәй калагы
Он - 200 грамм
Эш барышы:
- Йомыркага шикәр комын, сыек майны кушып 1 минут тирәсе болгатып алабыз.
- Разрыхлитель, иләнгән онны кушып яхшылап болгатабыз.
- Камыр йомшак, кулга ябышмый торган була.
- Кечкенә түгәрәкләрне кул белән алабыз, әзрәк изеп печенье формасына кертәбез.
- Шикәр комында 2 ягын дә әвәләп алабыз.
- Чәнечке белән эзләр ясыйбыз.
- 200 градуста 8-13 минут пешә. Рецепт буенча 8 минут, минеке 13 минут пеште. Үз духовкагызга карап пешерегез.
Тәмле булсын!
Фото: Pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа