Кызыл чөгендердән Гарвард салаты рецепты
Бу рецептны уксус урынына апельсин согы, ә суганны уылган апельсин кабыгы белән алмаштырып ясасаң да була.
Ингредиентлар:
- ¼ стакан шикәр комы
- 1 аш кашыгы крахмал
- ½ ч.к. тоз
- 1/3 стакан уксус
- 1 аш.к. ак май
- 1 ч.к. вакланган суган
- 3 стакан туралган пешкән чөгендер
Эш барышы:
- Кәстрүлдә шикәр, крахмал һәм тозны болгатырга.
- Шуңа уксус салып уртача утка куярга. Болгатып торырга.
- Май, суган өстәп соус куерып кайнап чыкканчы утны киметеп, тагын бер минут тотарга.
- Шуңа чөгендерне салып болгатырга.
Ашыгыз тәмле булсын!
Фото Pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа