Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кореяча кыяр рецепты

Бик тиз әзерләнә, ә ашаганда тагын да тизрәк бетә. Мондый салатны көн саен ясарга була, ит һәм балык ризыклары янына бик урынлы булачак.

Яшелчәләрне турап алырга да әллә ни озак вакыт кирәкми , шулай булгач, бик ашыгыч булганда ясап алырга була.
Әмма кыярларга мөмкин кадәр тәм керсен өчен салатны ике сәгатькә "тынычлыкта" калдырып торырга кирәк.

Ингридиентлар:

Кыяр 1 кг.
Кореяча кишер өчен тәмләткеч.
Үсемлек мае 3-4 аш кашыгы
Сарымсак 4-5 тырнак
Уксус 9% 2-3 аш кашыгы
Укроп
Тоз, песок - тәменә карап

Эш тәртибе:

Кыярларны юып, кисәкләргә бүләргә.
Сарымсак белән укропны вак итеп турарга. Савытка кисәкләргә бүленгән кыярны, сарымсак, укроп, тоз, песок, уксус, кишер өчен корейча тәмләткечен салып, болгатып куябыз.
Кыярларга тәм керсен өчен 2 сәгатькә калдырып торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса