Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Быел кыш салкын булырмы?

Әкрен генә кышка таба атлыйбыз. Көзнең икенче ае тәмамланып килә икән инде.

Электән үк халкыбыз табигатьне күзәтеп, аннан нинди үзгәрешләр буласын күзалларга омтылган. Кыш ничек килер икән соң? Салкын булырмы? Кары явармы? Яңгыр явып, бер эретеп, бер катырып йөрәккә төшмәсме? Әйдәгез, сынамышлар белән танышыйк. 

  • Яфраклар коелырга ашыкмаса – алда зәмһәрир кыш көтә.
  • Көзге көн бәс тотса, аязлыкка галәмәт.
  • Көзнең ахырында вак кына түгәрәк-түгәрәк боз яуса, кыш суык булыр.
  • Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.
  • Суганның кабыгы ике кат булган елны кыш җылы булыр, ә кабыгы күпкатлы булган елны кыш салкын булыр.
  • Чия яфраклары коелып бетми торып, кар күпме яуса да, эреп бетә.
  • Көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар – кыш җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар – кыш салкын килә.
  • Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.
  • Кыр казлары көзен киткәндә түбәннән очып китсәләр, кар тиз булыр.
  • Көз көне кошлар түбән очса, кыш – салкын, югары очса, кыш җылы килә.
  • Кырмыскалар ояларын биек итеп өйсә – кыш суык булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса