Бармагын маймыл тешләгән
Хайван үзен ашатучыга һөҗүм иткән.
Американың Огайо штатында зоопарк хезмәткәре маймыл һөҗүменнән зыян күргән, караучы хайваннарны ашаткан,приматларның берсе аңа ташланган. Бу хакта NBC хәбәр итә.Инцидент Цинциннати зоопаркында була, кәрлә шимпанзе - бонобо каравылчыга ашату вакытында һөҗүм итә. Маймыл вольерның саклагыч челтәрен тешләгән, ир-атның кулына ябышкан һәм бармагын тешләгән. Зыян күрүчене хастаханәгә салганнар, бармагының зарарланган өлешен ампутацияләргә туры килгән, зоопарк хезмәткәре табиблар күзәтүе астында. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен зоопарк җитәкчелеге ачыклый. Моңа кадәр Һиндстандагы Ранчи шәһәре зоопаркында ана бегемот зоопарк каравылчысына һөҗүм иткән, ул яңа туган бегемот баласын тикшермәкче булган, дип хәбәр ителгән иде. Башка караучылар ярдәмгә ташлана, ир-атны вольердан чыгара, аны күпсанлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озаталар, ләкин табибларның барлык тырышлыкларына да карамастан, зыян күрүчене коткарып кала алмыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа