Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Уникаль тулы кояш тотылуын һәм «Иблис кометасы»н кайчан һәм кайда карарга?

Киләсе дүшәмбе, 8 апрельдә, кешелек тулы кояш тотылуын күзәтә алачак. Аны үз күзләре белән күрә алмаучылар процессны онлайн күзәтә алачак.

Тулы кояш тотылу ай кояш белән җир арасында узганда һәм кыска вакытка бөтен яктылык дискын каплаганда була. Бу вакытта кояшның нечкә, ак диярлек тышкы атмосферасы күренә, ул таҗ дип атала.

8 апрельдә кояш тотылуның тулы фазасын Мексика, АКШ һәм Канада территориясендә күзәтергә мөмкин булачак. Ул 4 минут 27 секунд дәвам итәчәк. Караңгылануның өлешчә фазалары Төньяк Американың башка почмакларында, Үзәк Америкада һәм хәтта Көнбатыш Европада да күренә ала. Шул ук вакытта, галимнәр әйтүенчә, 40ка якын торак пунктта тулы кояш тотылу яхшы күренәчәк.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, бу тотылу вакытында күктә зур «кояш таҗын» күрергә мөмкин булачак. Тотылу вакытында күктә шулай ук искиткеч Понса-Брукса кометасы (12p/Pons-Brooks), күбрәк «иблис кометасы» буларак билгеле, күренергә мөмкин. Хәзер ул безнең системаның эчке өлеше буенча Кояшка якынча 64 500 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итә, әмма вакыт узу белән борылып Җир юнәлешендә очачак.

Бу табигать күренешен ерактан онлайн күзәтү мөмкинлеге дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса