Әлмәттә яшәүче шахмат укытучысы гер спорты буенча Түбән Кама Сабантуе чемпионы булды
Рүзилә Нитшаева 5 минут эчендә 16 килограммлы герне 105 тапкыр күтәрә.
Әлмәттән килгән укытучы-шахматчы гер спорты буенча Түбән Кама Сабантуе чемпионы булды. Ул герне 105 тапкыр күтәргән. Бу хакта «НТР-24» яза.
Әлмәттә яшәүче 55 яшьлек Рузилә Нитшаева хатын-кызлар арасында гер күтәрү буенча Сабантуй чемпионы булды.
Бу аның беренче титулы түгел. Бер ел элек Әлмәттә Рузилә Нитшаева хәтта республика чемпионкасын җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа