Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Тургай” паркы булачак

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов, "Татнефть" ААҖнең ярдәмчел производство бүлеге начальнигы Г.Г.Ибраһимов һәм башкалар катнашында узган шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышы көн тәртибенә 15 мәсьәлә куелган иде.

Традиция буенча иң элек алдагы шәһәр төзелеше утырышында кабул ителгән карарлар үтәлеше турындагы отчет тыңланды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов үзенең чыгышында 30 марттагы утырышта 28 сорау тикшерелүен, шуларның 9 ының кире кагылуын искә төшерде.

Мәгълүм булганча, нинди дә булса төзелеш башлау, реконструкция уздыру, фасадны үзгәртү өчен башта шәһәр төзелеше советы карары кирәк. Федераль программа буенча капиталь ремонт ясалучы торак йортларның фасадлары да биредә тикшерелә. Быел программа нигезендә 24 торак йорт ремонтлана. Баш архитектор А.Ә.Идрисов бу йортларның фасадлар эскизларының тирә-юньдәге биналар, объектлар төсләре искә алып ясалуын әйтте.

Калабызда тиздән тагын бер парк пәйда була. 34 гектар мәйдан биләячәк "Тургай" паркы Агропоселок белән "Дуслык" микрорайоны арасында урнашачак. Проектка караганда, биредә бик матур булачак.

"Яшьлек" микрорайонында 9 катлы торак йорт та (заказчысы "Әлмәтнефть" идарәсе), ниһаять, "Татнефть" ААҖ ярдәме белән төзелеп бетәчәк. Йортның беренче каты яшәү өчен исәпләнмәгән.

Шарлавыклы буаларның I чираты янында 300 урынга исәпләнгән ресторан проекты да кызыксыну уятты. Заказчы "ЭкоТЭК" ҖЧҖ әгәр рөхсәт бирелсә, ресторанны быел төзи башлап, киләсе елга шәһәрнең юбилеена өлгертәчәкләренә ышандырды. Район башлыгы ппроектның чынлап та кызыклы булуын, әмма техник шартлар белән бәйле сорауларны чишәргә кирәклеген әйтте. Шулай ук машина кую урыннары, экология дә игътибар үзәгендә булырга тиеш. Проект әйтелгән җитешсезлекләрне искә алып эшләп бетерергә күрсәтелеп, кичектерелде.

Чехов урамындагы 23 нче йортта урнашкан административ бинаны реконструкцияләүгә, Объездная һәм Ш.Усманов урамнары киселешендәге бүген бушлык булган урында төзелеш матераиллары белән сәүдә итү павильоны, Объездной трактында производство базасы, Объездная, 10 адресы буенча йөк автомашиналары кую урыны төзүгә дә каршы килүче булмады шәһәр төзелеше советы әгъзалары арасында. Шевченко урамында ике катлы "Шифа" сәүдә галереясы төзелешенә дә рөхсәт бирелде. Шушы ук урамда "Магнит" сәүдә үзәге төзергә теләүчеләргә барлык службалар белән техник шартларны тикшерергә әйтелде. Нефтьчеләр урамындагы 27 а йортында кибет ачарга теләүчеләргә дә проектлары өстендә эшләргә кушылды.

И.Апачаева.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250