Реклама
Кичә, 10 июльдә, Яшьләр үзәгендә ТР муниципаль районнарының (шәһәр округларының) халык социаль проектларының беренче этабы үтте. Анда үз проектлары белән 15 район, шул исәптән Әлмәт тә чыгыш ясады.
Катнашучыларның һәркайсы икешәр проект тәкъдим итте. Барлык районнарның да җиңүгә өмете бар. Әлмәттән Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсенең "Сугыш балалары", Мәдәният идарәсенең "Күпмилләтле Әлмәт", Сәламәтлек саклау идарәсенең "Онкологик авыруларга паллиатив ярдәм" дигән проектлары бәйгегә куелды.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, конкурс комиссиясенең рәистәше Римма Ратникова әйтүенә караганда, комиссия 100 дән артык проект белән танышкан. 10 җиңүчене (алар проектларын гамәлгә ашыру өчен 1 миллион сум алачак) һәм 43 лауреатны сайлап алу күздә тотыла, әмма аларның саны артыграк та булырга мөмкин. Конкурс комиссиясе әгъзаларының фикеренчә, яхшы проектларның берсе дә читтә калырга тиеш түгел.
Бер атнадан җиңүчеләргә һәм лауреатларга сертификатлар тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы