Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт һәйкәлләре яңарыш кичерә

Шәһәрнең 60, Татарстан нефтенең 70 еллык юбилейларына багышлап апрель аенда уздырылган хәйрия телемарафонында җыелган акча калабыздагы ремонтка мохтаҗ һәйкәлләрне яңартуга тотылырга тиеш иде.

Бәйрәмнәргә санаулы вакыт калып бара, һәйкәлләр нинди торышта икән, акча ничек үзләштерелә? Район башлыгы алардагы эш барышын урынга барып тикшерде. Журналистлар да үзгәрешләр шаһиты булды.

Һәйкәлләр - тарих. Әлмәттә мондый истәлекле урыннар байтак. Ләкин кар-буранлы салкын кышлар, җәйге эсселек үзенекен эшли: вакыт узу белән һәйкәлләр ярыла, төссезләнә. Шәһәр паркындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Мәңгелек ут каршында ясалган монумент та күптәннән ремонтка мохтаҗ. Һава торышына чыдам булмаган материалдан һәм блоклардан эшләнгән әлеге һәйкәлдә шактый гына ярыклар хасил булган. Шулай ук мәрмәр өслек, баскыч та байтак кына урында ватык.

- Телемарафонда җыелган акча нигездә әлеге монументны ремонтлауга җибәрелде, - дип аңлатма бирде Мәҗит Салихов. - Яңгыр эчкә үтеп кереп һәйкәл җимерелмәсен өчен киләчәктә аны барыбер бакыр белән капларга туры киләчәк, әлегә моңа акча җитми.

Яңартылган монумент шулай төзек, матур булып 10 ел торачак әле. Һәрхәлдә, районның баш рәссамы Рафаэль Курамшин шулай дип ышандырды. Башкортстан якларыннан килгән эшчеләр моңа кадәр калабызда Геройлар аллеясын, 3 миллиард тонна нефть табылуга багышланган монументны төзегәннәр. Аларның ремонтны сыйфатлы башкарачагына шик юк.

Ниһаять, каһарман-шагыйребез Муса Җәлил истәлегенә куелган һәйкәл дә быел үзгәрешләр кичерәчәк - "Арслан" фирмасы юбилейга шәһәрдә яшәүчеләргә әнә шундый искиткеч бүләк ясарга җыена. Үзәк һәм ян-яндагы стеналарга реконструкция ясалган. Уртада Советлар Союзы Герое медале - алтын йолдыз урын алган. Шулай ук герой-шагыйрьнең сурәте астында аның туган һәм үлгән елы да алтын хәрефләр белән язылачак. Әлеге һәйкәлгә карап шатланмый мөмкин түгел. Матур чәчәкләр дә утыртып, кышын һәйкәл территориясен аның туган көнендә генә түгел, ә бәлки даими рәвештә кардан чистартып торсалар, тагын да шәп булыр иде. Сүз уңаенда, быел сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле дә реконструкцияләнәчәк. Ул ремонттан соң хәзерге кебек ел саен буялмаячак, заманча стильдә ясалачак.

Совет һәм Чехов урамнары чатындагы халыклар дуслыгын гәүдәләндергән һәйкәлдә дә эш кайный. Район башлыгы киләчәктә бу тирәдә шәһәр һәм районның мактаулы гражданы Галина Грицишина исемендәге аллея төзеләчәген дә әйтте. Эксперт комиссиясе тарафыннан тәкъдим расланган инде.

Хәрби комиссариат янындагы урын халык телендә Хәтер мәйданы дип йөртелә. Мәҗит Салихов әлеге исемне рәсми рәвештә бирү турындагы сорауның депутатлар тикшерүенә куелачагын да җиткерде. Ел саен "әфганчы"лар, чечен сугышы, Чернобыльдәге авария корбаннарының туганнары мондагы һәйкәлләргә чәчәк куярга килә. Шушы көннәрдә Хәтер мәйданында тагын бер һәйкәл ачылачак. Репрессия корбаннары истәлегенә стела шәхси эшмәкәр Виталий Федоров ярдәме белән ясала.

- Мин ремонт барышыннан бик канәгать, алар графиктан алдан бара. Киләсе атнадан аларны тантаналы шартларда ача башлаячакбыз. Эшмәкәрләрнең битараф булмавы, үзләре иницатива белән чыгулары шатландыра, - диде район башлыгы, карап йөргәннәргә нәтиҗә ясап. Аның билгеләп үтүенчә, юбилейларга кадәр шәһәрдә булган барлык фонтаннар эшләтеп җибәреләчәк. Гагарин урамындагы фонтаннарга да икенче сулыш өрелә. Җомга көнне үк урамда эш кайный иде. "Светсервис" хезмәткәрләре фонтан янында мәш килсәләр, "ГУАД", "Надежда", "Темп", "Успех", "АЦСЖ", "Альянс+", "Лачын" җәмгыятьләре, 7, 10, 12, 13 нче ЖЭУ хезмәткәрләре буяу-чистарту белән мәшгуль иде.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250