Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары! Яз һәм Хезмәт көне - ул изге уй-хыяллар, якты өмет-ышанычлар, матур хис-тойгылар бәйрәме. Озакка сузылган кыштан соң һәрберебез язгы җылы кояш нурларын шатланып каршы ала.
Беренче май - ул җирдә бар тереклекнең уянуына куану гына түгел, туган төбәгебез хакына изге эшләр башкарырга ашкыну теләге дә. Бу бәйрәмне олысы-кечесе бертигез дәрәҗәдә ярата. Өлкән буын өчен ул традицион рәвештә хезмәт ияләренең теләктәшлеген чагылдырса, яшьрәкләр өчен яңарыш һәм киләчәккә якты өметләр символы булып тора.
Көндәлек тырыш хезмәте белән туган районыбызның хөрлеген-иминлеген һәм чәчәк атуын тәэмин итүче барлык әлмәтлеләр өчен уртак бәйрәм булган Яз һәм Хезмәт көне белән ихлас тәбрикләүләремне кабул итеп алыгыз.
Әлмәт районы туган җиребез, республикабыз һәм илебезнең социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш кертүче, талантлы, хезмәт сөючән халкы белән дан казанган төбәк. Ел казанышлары арасыннан "Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге" исеменә Бөтенроссия бәйгесе йомгаклары буенча Әлмәт шәһәренә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең II дәрәҗә дипломы бирелүне, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингында II урын яулавыбызны әйтеп үтәргә кирәктер.
Әлмәт районының тотрыклы үсешен тәэмин итү эшендә без ветераннарыбызның күпьеллык тәҗрибәсенә һәм яшьләребезгә таянабыз. Өлкән буынның фидакарь хезмәт казанышлары белән лаеклы рәвештә горурлансак, аларга алмашка килүчеләр дә сынатмый - яшьләр нәшат һәм уңышлы рәвештә яңа һөнәрләр үзләштерә, заманча технологияләрне кулланышка кертә.
Бүгенге көнгә Әлмәт муниципаль районында 154 башлангыч профсоюз оешмасы һәм берләшмә эшләп килә. Аларның төп эшчәнлеге хезмәт ияләрен социаль яклаудан гыйбарәт.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен билгеләүче мөһим күрсәткечләрнең берсе булып бер эшләүчегә уртача айлык хезмәт хакы күләме тора. Әлмәт районы буенча алганда әлеге күрсәткеч 2015 елда 37 869 сум тәшкил итте. Бу 2014 ел дәрәҗәсеннән 9,7 процентка күбрәк.
2015 елда Әлмәт муниципаль районында эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсе теркәлде - ул икътисади актив халык санына карата 0,98% тәшкил итте (2014 елда - 1,06%).
Хезмәт ветераннарына һәм бүгенге көндә районыбыз хакына тырыш хезмәт куючы, аның иҗтимагый һәм социаль тормышында актив катнашучы барлык кешеләргә тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләремне белдерәсем килә. Әлмәтлеләрнең уртак максатлар хакына нәтиҗәле эшчәнлеге бәрабәренә районыбызның барыбыз да горурланырлык җирлек булачагына иманым камил.
Бу якты бәйрәм көнендә районда яшәүче барлык кешеләргә ныклы исәнлек, рух ныклыгы, яңадан-яңа хезмәт казанышлары, тынычлык-иминлек һәм хөрлек телим! Күңелегездә һәрвакыт язгы бәйрәм кәефе тантана итсен, уңышлы хезмәт эшчәнлегебез уңай үзгәрешләр генә алып килсен!
Бәйрәм белән!
Әлмәт муниципаль районы башлыгы
А.Р. Хәйруллин