Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт егетләре 11 медаль белән кайтты

30 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Октябрьский шәһәрендә В.Н. Новицкий һәм бокс ветераннары истәлегенә ачык турнир узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

Анда Татарстан, Башкортостан, Пермь крае, Төмән, Свердловск, Оренбург һәм  Самара өлкәләреннән килгән  256 спортчы катнашты.

Ярышларда Әлмәт боксчылары да уңышлы чыгыш ясады.

Нәтиҗәләр буенча алар Әлмәткә 6 алтын, 2 көмеш һәм 3 бронза медаль алып кайтты.

Егетләр "Девон-Юность" бокс клубында тренерлар Р. Низаминев һәм С. Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Афәрин, егетләр! Булдырасыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса