Интернет челтәре аша “МАЗ” краны сатып алырга уйлаган әлмәтле мошенникларга 250 мең сумнан артык акча күчергән
Кран да юк, акча да... Интернет челтәрендә "МАЗ" краны сатылу турындагы игъланга юлыккан 52 яшьлек ир-ат та мошенниклар тозагына эләккән.
"Сатучы" белән элемтәгә чыкканнан соң, ул аларга 20 мең сум күләмендә акча күчерә. Соңрак янәсе Казаннан Әлмәткә юл тоткан кран сатучы бәхетсезлеккә юлыга - кинәт авырып киткән улына операция уздыру өчен 257300 сум акча кирәклеге ачыклана. Ир-ат ике уйлап тормый, әйткән сумманы тиз арада банктагы исәп-хисап счетына күчерә. Әмма әлеге гамәленнән соң сатучы белән элемтә өзелә. Мошенниклар белән эш иткәнен ир-ат бик соң төшенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа