Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм китерелде

Бу юлы 10 тоннадан артык авырлыктагы йөк «Алга» батальонына тапшырылды.

Анда кирәкле техник чаралар, элемтә системалары, медикаментлар, азык-төлек, шулай ук волонтерлар ясаган окоп шәмнәре һәм саклагыч челтәрләр дә кергән. Шулай ук мәктәп укучылары язган хатлар да бар.

Хәрбиләр гуманитар ярдәм җыюда катнашкан барлык кешеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

«Битараф булмаган барлык кешеләргә һәм волонтерларга рәхмәт, алар читтә калмыйлар һәм безнең яклаучыларга ярдәм итәләр! Бергә Без җиңәрбез!», - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса