Гуманитар йөкне 1234 нче полкка китерделәр.
Әлмәтлеләрдән "Зур посылка" махсус операция зонасына барып җитте, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте. Бу юлы битараф булмаган гражданнар ярдәме белән 5 тонна йөк җыелган. Анда саклагыч челтәрләр, дарулар, азык-төлек, махсус техника һәм җиһазлар бар. Шулай ук Әлмәт районы башлыгыннан хәрбиләргә шәхси посылкалар озатылды. 1234 нче полк хәрбиләре барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәләр.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте