Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәттә бердәнбер кинотеатр ябыла

Әлеге яңалык әлмәтлеләрне гаҗәпкә калдырды.

Кинотеатр "Панорама" сәүдә үзәгенең өченче катында урнашкан һәм шәһәрдә бердәнбер булып тора, ул 2008 елда эшли башлаган иде. Өч тамаша залы 500гә якын кешене сыйдыра. Безгә ябылу турындагы мәгълүматны расладылар, чыннан да, икенче апрельдән күрсәтүләр туктатылды. Ләкин алар яңадан башланачак, ахыргы ябылу турында сүз бармый.

Шәһәр халкының күпчелеге бу яңалыкка бик нык кайгырган. Хәтта кинотеатрга даими йөрмәгән кешеләр дә "Әлбәттә, начар. Хәзер яшьләр фильмнан ләззәтләнү өчен кая барачак. Кинотеатрга мин өйдә карый алмаган фильмны карарга бара идем, чөнки кинотеатрда миңа шартлар уңайлырак, атмосфера, шуңа күрә бу бик күңелсез", - дип язалар.

"Хәер, тагын да яхшырак кинотеатр ачылыр һәм күбрәк фильмнар булыр дип өметләнәм. Кинотеатрга еш йөрибез, балалар белән дә йөрергә яратабыз, үзем дә, дусларым белән дә йөрим".

"Бездә болай да барыр урын юк, шуңа күрә күңелсез".

"Кинотетатрга барып, күңел ачып кайта идек". 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса