Шторм кисәтүе: Татарстанда кырау төшәчәк
Һава торышы

Шторм кисәтүе: Татарстанда кырау төшәчәк

Һава температурасы -2 градуска кадәр төшә.

Татарстанда кырау төшү сәбәпле, агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтүе игълан ителде. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

5-6 сентябрьдә төнлә республика территориясендә кырау төшәргә һәм һава температурасы -2 градус булырга мөмкин.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге Идел буе округында сентябрьдә һава торышы нормадан җылырак, әмма бертөрле булмаячак, дип фаразлаган иде.