Һава торышы

Әлмәттә өстәл теннисы буенча иң көчле медицина хезмәткәрен ачыкладылар

Җомга көнне медицина хезмәткәрләре чираттагы тапкыр спорт белән ничек дус булуларын күрсәтте

Өстәл теннисында 11 дәвалау-профилактика учреждениесеннән 25 хезмәткәр катнашты. Ир-атлар арасында беренче урынны стоматология поликлиникасының теш технигы Шөһрәт Урманов, хатын-кызлардан шулай ук әлеге учреждениенең теш табибәсе Екатерина Каба алды. Команда җиңүе дә, әлбәттә инде, аларда булды.


250