Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәтлеләр суднолар моделе спорты буенчаТатарстан беренчелегендә җиңү яулады

Әлмәт командасы суднолар моделе спорты буенча узган Татарстан беренчелегендә беренче урынны яулап кайтты.

60 нчы тапкыр оештырылган республика ярышлары 10-12 июнь көннәрендә башкалабыз Казанның Кара күлендә узды. Биредә барлыгы 7 команда көч сынашты. Кайчандыр мондый бәйгеләрнең лидеры булган Казан (бүген бу өлкәдә әлмәтлеләр әйдәп бара) бу юлы 5 командасын тәкъдим итте. Моннан тыш Балык Бистәсе һәм Әлмәт командалары да катнашты. Ачык һавада көч сынашу безнекеләр өчен гадәттән тыш хәл, чөнки Әлмәт яшь техниклар станциясендә шөгыльләнүче балалар үзләре ясаган кораб модельләрен бары тик бассейннарда гына чыныктыра ала. Ләкин кагыйдәләр катлаулырак булган саен, бәйгедә катнашу да кызыграк. Шуңа күрә Наил Бадыйкшанов җитәкчелегендәге ир балалар башкалабызга юл алганчы шарлавыклы буаларда чыныгу узды, туры һәм тиз йөрешле модельләрен җилле көнне дә сынап карады хәтта. Алдан әзерлек үз нәтиҗәләрен бирми калмады - ярышларда әлмәтлеләр башкаларга үрнәк булырлык чыгыш ясады. Соңгы вакытта еш кына Татарстан һәм Россия беренчелегендә катнашып килүче Равил Хәбиров, Николай Митрофанов һәм Ренат Шәрәфетдинов хәрби, гражданнар һәм су асты көймәләре классында 4 беренче урынны яулады. Команданың иң кечкенә әгъзалары Ислам Ногманов һәм Раил Төхвәтуллин ике беренче һәм бер өченче урынга лаек булды. Шулай итеп егетләр республика суднолар моделе спортында команда беренчелеген алып кабат үзләренең лидер икәнлеген исбатлады.

Бу җиңүне булачак капитаннар алдагы Россия беренчелегенә репетиция дип саный. 18 июньдә Әлмәт командасы Новосибирск шәһәренә юл тотты. Анда 20-26 июнь көннәрендә суднолар моделе спортының федерация ярышлары узачак. Уңышлар сезгә!

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250