Әлмәткә яшенле яңгырлар килә
Һава торышы

Әлмәткә яшенле яңгырлар килә

3 августка синоптиклар һава торышы нинди булачагын хәбәр иттеләр.

3 августта алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан талгын, яшен вакытында көчәйгәндә 15-18 м/с.

Һава температурасы төнлә + 9 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +26˚ка кадәр җылы.