Казан хоккейчылары Олимпия уеннарына әзерләнә
Россиянең хоккей җыелма командасы Олимпия уеннарына Казанда әзерләнә.
Хоккейның Олимпия җыелма командасы Казанда 29 гыйнвардан 6 февральга кадәр булачак һәм "Трудовые резервы" стадионында шөгыльләнәчәк. Әлеге спорт-тренировка үзәге 2007 елда ачылган һәм ул илдәге иң заманча спорт үзәге булып санала. Олимпия уеннарында хоккей турниры 12 февральдә башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа