Бу - Россиянең 10 нчы медале. Биатлон буенча Россия ир-егетләр җыелма командасы өчен - беренчесе.
Әлеге ярышта алтын медальгә француз Мартен Фуркад лаек булды. Ул хәзер ике тапкыр Олимпия чемпионы. Көмеш медаль - Германия спортчысы Эрик Лессерда.
Бүген Гараничевның туган көне, аңа 26 яшь тулды.