Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм турында кисәтте.
25 декабрьдә көндез, 26 декабрьдә төнлә Татарстан территориясендә һәм Казан шәһәрендә көньяктан секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил көтелә, 25 декабрьдә 16:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, урыны белән көчәйгәндә 26 метрга кадәр көчле җил.
Шулай ук 500 метрга һәм аннан да кимрәк күрүчәнлек начараю белән буран, көчле кар, юлларда кар көртләре көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа