Әлмәткә аномаль җылы һава торышы килә
Җепшек кар һәм яңгырдан соң тагын салкыннар башланачак.
Татарстанда көньяк циклон йогынтысында кыска вакытла аномаль җылы һава торышы урнашачагын хәбәр итә синоптиклар.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, 12 февральдә Әлмәттә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Көндез җепшек кар һәм вак яңгыр явуы ихтимал. Кайбер урыннарда буран һәм бозлавык көтелә. Һава температурасы 15-20 градус салкын, ә көндез 5-10 градус булачак.
Шимбә, 13 февральдә һава шартлары начарланачак. Атмосфера фронтларының актив йогынтысында Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр явачак. Явым-төшем 10-15 мм күләмендә булырга мөмкин, ә бу айлык норманың яртысы дигән сүз. Кайбер районннарда буран һәм бозлавык булуы ихтимал.
Төнлә һава температурасы 5-10 градус салкын, ә республиканың көньягында 0…-3 градус булачак. Көндез — -2…+3 градус. Көн җылыту, җепшек кар белән яңгыр бина түбәләреннән һәм авыш өслекләрдән кар ишелүгә китерергә мөмкин», — диде метеорологлар.
Киләсе ике тәүлектә төбәктә бераз кар көтелә, һава температурасы төшә башлаячак. Якшәмбе, 14 февральдә төнлә һава температурасы -8…-13 градус һәм көндез -5…-10 градус булачак.
Дүшәмбе, 15 февральдә һава температурасы -16…-21 градуска кадәр төшәчәк. Һава шартлары үзгәрү сәбәпле, атмосфера басымы уйнаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа