Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Тынычлыкны бозган өчен әлмәтле хөкем ителгән

Административ хокук бозганы өчен суд ир-атны гаепле дип тапкан.

Җәмәгать судьясы тарафыннан хөкем ителүчегә Татарстан Республикасының административ хокук бозулар кодексының 3.8 нче  "Гражданнарның тынычлыгын бозу" маддәсе нигезендә гаепле булуы турында карар чыгарылган.

Хокук бозу очрагы өчен аңа кисәтү рәвешендә административ җәза билгеләнгән.

Тәүлекнең караңгы вакытында әлмәтле гражданнарның тынычлыгын бозып, ике сәгать дәвамында кычкырып, ишек һәм диварларга бәреп йөргән. 

Суд залында ир үз гаебен таныган. Карар законлы көченә кермәгән һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса