Әлмәт районындагы юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше зыян күргән
Юл һәлакәте 28 февраль көнне кичке 5 ләр тирәсендә Әлмәт районының Рус Акташы - Кузайкино юлында була.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Шевроле Ланос автомобиле белән идарә иткән 1975 елгы хатын-кыз исерек хәлдә, куркынычсыз тизлекне сакламыйча, юл йөрү кагыйдәрен боза һәм идарәне югалтып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, әйләнеп каплана.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә күпсанлы тән җәрәхәтләре алган машина йөртүче медсанчастька озатыла.

Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia