Әлмәтлене инвалидлардан акча урлаган өчен хөкем иттеләр
Әлмәт кешесе инвалид күршеләрен талаган өчен ел ярым төзәтү эшләре алды.
Әлмәтлене инвалидлардан акча урлаган өчен хөкем иттеләр
Әлмәт кешесе инвалид күршеләрен талаган өчен ел ярым төзәтү эшләре алды. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.
Элегрәк хөкем ителгән ир-ат инвалидлыкның өченче төркеме булган күршеләренә кунакка кергән. Диванда акча күргәч, ул аны алгаг. Хуҗалар урланганны кире кайтаруны таләп иткәч, ул аларны игътибарсыз калдыра һәм кача. Зыян 30 мең сумга бәяләнә.
Суд ир-атны ел ярымга төзәтү эшләренә хөкем итте. Аның һәр хезмәт хакыннан дәүләт файдасына 15% тотып калачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia