Гаепләнүче аны иске базарда тапкан.
Әлмәт кешесе чит банк картасыннан 29 мең сум акча сарыф иткән
Гаепләнүче аны иске базарда тапкан.
Әлмәттә ир-ат банк картасыннан акча урлаган өчен шартлы срок алган. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган елның августында гаепләнүче иске базарда чит картаны тапкан. Ул сатып алуларны пин-код кертмичә генә башкарып булуын аңлаган. Гомуми суммада ир-ат 29 мең сумнан артык акча сарыф иткән.
Судта ул тулысынча гаебен таныды һәм зыянны каплады. Суд җәза билгеләде – шартлы рәвештә алты ай ирегеннән мәхрүм итү.
Хөкем әлегә үз көченә кермәгән.