Әлмәттә бурычлылар буенча рейд узды
Әлмәттә бурычлыларны ачыкладылар.
Әлмәттә бурычлылар буенча рейд узды
Әлмәт приставлары салым буенча бурычлылардан милекне алган.
Аларның берсенең 37 мең сум бурычы бар, бары тик иске кер юу машинасы гына бар. Аны бурычны каплау хисабына конфискацияләгәннәр.
Калган ике бурычлыны охшаш язмыш көтә. Берсенең 45 мең сум бурычы өчен җир кишәрлеге, икенчесенең 27 мең сум бурычы өчен гаражы кулга алынган. Ләкин соңгысын тагын өстәмә күңелсезлекләр көтә. Аңа алдагы бурычлары өчен 241 мең сум акча билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia