Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле кабат аек булмаган хәлда руль артына утырган өчен төзәтү эшләренә китәчәк

Ир - ат бер тапкыр хөкем ителгән булган инде.

Әлмәтле кабат аек булмаган хәлда руль артына утырган өчен төзәтү эшләренә китәчәк

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Әлмәттә ир-атны исерек килеш кабат руль артына утырган өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә. Элегрәк хокук бозучыны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр һәм мондый хокук бозу өчен штрафка тартканнар иде инде.
Әлмәтле янә исерек килеш руль артына утыра, ләкин Мактамада аны юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктата. Алкотестер исерү халәтен раслый.
Суд ир-атны кабат закон бозуда гаепле дип таныды. Аны 320 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем итәләр һәм 2,5 елга транспорт белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итәләр.
Хөкем әлегә үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса