Әлмәтнең «Новация» идарәче компаниясенә подъезда салкын булган өчен 125 мең сум штраф салынган
Әлмәттә «Новация» идарәче компаниясенә подъездның начар торышы өчен 125 мең сум штраф салганнар. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итә.
Әлмәттә «Новация» идарәче компаниясенә подъездның начар торышы өчен 125 мең сум штраф салганнар. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итә.
Тукай проспектындагы 37А йортта яшәүче хатын-кыз подъезддагы салкын һәм үтәли җил булуына зарланган. Тикшерү вакытында подъезд ишеге кәкре эленеп тора, элмәкләр какшаган, ишек начар ябыла. Кайбер тәрәзәләр ватылган, җылыту радиаторларында җылылык изоляциясе өлешчә юк.
Нормативлар буенча подъезд җылы (+16°C), чиста, тәрәзәләре бербөтен, ишекләре тыгыз ябыла торган булырга тиеш. Чынбарлыкта исә подъезд тузган салкынча бинага әверелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia