Әлмәт кешесе кибеттән кофе урлаган өчен ярты ел төрмәдә утырачак
Ир-ат гаебен тулысынча таныды. Суд аның үткәндәге хокук бозуын исәпкә алды һәм биш ай катгый режимлы колония билгеләде.
Әлмәт кешесе кибеттән кофе урлаган өчен ярты ел төрмәдә утырачак
Әлмәттә суд кибеттән кофе урлаган ир-атны колониягә җибәргән. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлмәтле урлашкан өчен җәза алган инде: узган юлы суд аны 10 тәүлеккә кулга алган. Әмма быелның июлендә ул супермаркеттан өч пачка кофе алып, яңадан хокук бозу кылган. Кибеткә 1481 сум 25 тиен зыян килгән.
Ир-ат гаебен тулысынча таныды. Суд аның үткәндәге хокук бозуын исәпкә алды һәм биш ай катгый режимлы колония билгеләде.
Хөкем әле үз көченә кермәгән һәм дәгъва белдерелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia