Наркотиклар ясаган әлмәтле хөкем ителде
Әлмәтлене мөстәкыйль рәвештә наркотиклар әзерләгән өчен хөкем иткәннәр.
Әлмәт кешесе наркотикларны танышының фатирында ясаган
Әлмәтлене мөстәкыйль рәвештә наркотиклар әзерләгән өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир-ат рецептны белеп, үзенең танышы йортында наркотик әзерләргә карар кылуын таныган. Ул ингредиентларны бутаган һәм матдә ясаган, аның бер өлешен алар бергә кулланганнар, ә калдыкларын рюкзакка яшергән. Фатирдан чыкканда ул полиция тарафыннан тоткарлана, аннан 1,02 грамм авырлыктагы наркотик алалар.
Гаепләнүче судта тулысынча гаебен таныды, иптәше үтенече буенча наркотик ясавын аңлатты. Суд аны гаепле дип таныды һәм дәүләт файдасына хезмәт хакының 10% тотып калып, бер ел төзәтү эшләре билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia