Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Табылган телефонны үзенә калдырырга теләгән әлмәтле хөкем ителде

Хатын-кыз гаебен таныган.

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз табылган телефонны үзенә алырга теләгән һәм гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән

Хатын урамда 16 мең сумлык кәрәзле телефон тапкан, ләкин аны хуҗасына кайтарырга уйламаган. 
Ул смартфонны табып, аны реммонтка танышына илтә. Аннары хатын гаджетын комиссия кибетенә тапшыра, анда аның өчен 7 мең сум акча ала. 
Судта шәһәр кешесе гаебен тулысынча таныды. Ул зыян күрүчегә зыянны каплавын билгеләп үтте. Йомшартучы шартларны исәпкә алып — гаебен тану, тәүбә итү, сәламәтлек торышы, зыянны ирекле каплау һәм уңай характеристика — суд, хатын-кызны гаепле дип танып, аңа 8 ай төзәтү эшләре билгеләде, 10% хезмәт хакын тотып калачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса