Әлмәтле аек булмаган хәлдә йөргән өчен машинасыз калды
Хөкем карары үз көченә керде инде.
Әлмәтле аек булмаган хәлдә йөргән өчен машинасыз калды
Хөкем үз көченә керде инде.
Әлмәттә руль артына аек булмаган хәлдә утырган машина йөртүчене хөкем иттеләр. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.
Җәй көне полиция хезмәткәрләре «Датсун» автомобилен туктата. Руль артында бик нык исергән ир-ат булган. Документларны тикшергәндә тәртип сакчылары бу машина йөртүченең мондый хокук бозу өчен элегрәк эләккәнен ачыклаган.
Суд аны гаепле дип таныды һәм җәза билгеләде: 320 сәгать мәҗбүри эш, 2,5 елга хокукларыннан мәхрүм итү һәм дәүләт файдасына автомобильне конфискацияләү.
Хөкем инде үз көченә керде һәм шикаять ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia